На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...

Бер хатын-кыз судан курка башлаган, су эчкәнгә көзән җыерган, аннары үлгән

Волгоград өлкәсенең Михайловка шәһәрендә 44 яшьлек хатын-кыз гидрофобия чире белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән: су күргәндә яки аның турында уйлаганда пациентканың көчле өянәге башлана, ул эчәргә тырышкан саен ул паникага бирелә. Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый симптом — организмда котыру чире нәтиҗәсе.

Хатын-кызны күптән түгел төлке тешләгән. Аны берни дә борчымаган, табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Пациентканы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар, ләкин соң була, авыру организмда таралып өлгерә. Берничә көннән хатын-кыз үлгән.

Гидрофобия котыру авыруы йоктырган кешеләрдә еш күзәтелә. Кешеләр судан курка башлый, хәтта эчә дә алмый башлыйлар. Ә сусауларын басарга тырышканда аларны көзән җыера, паника басып ала һәм бугаз мускуллары тартыша башлый. Шуның аркасында зарарланган организм кибә башлый.

Ссылка на первоисточник
наверх