На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Ирина Серафимова (Микова)
    Почему без перевода на русский язык?Бастрыкин Дәүләт ...
  • рщысфк
    ты что за животное? не нравится- не читай...Данир Сабиров әби...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х отсюда... Или говорите по-русски...Данир Сабиров әби...

Әбисенә кунакка кайткан студент ботулизмнан үлгән

Түбән Новгород, Мәскәү, Казанда «Локалкитчен» ширкәте җитештергән «Лобио» салатын ашап, ботулизм белән авыручылар бар. Бүген Костромада шушы авырудан үлгән бер егетне җирләделәр.

Ботулизм — нерв системасына зыян китерә торган инфекцион авыру. Ул кешедән кешегә күчми, консервланган ризыклардан йога. Симптомнары – бит нервларына зыян килү, йоклый алмау.

Инкубацион чоры 2 сәгатьтән 5 көнгә кадәр.

12 июньдә Тим исемле егет Түбән Новгородка әбисенә кунакка кайта. SHOT язуынча, ул университетта укыган була. Гаилә җыелгач, егет әзер ризыкка заказ бирә – анда консервланган фасоль тутырылган шушы «Лобио» салаты да була. Ул аның туганнарына ошамый, шуңа күрә студент салатны үзе генә ашый.

Ике көннән студент үзен начар хис итә башлый – күзе әйберләрне ике итеп күрә, башы әйләнә, йөреше үзгәрә, теле ойый. Әмма студент моны юлда йөрүгә һәм имтиханнарга әзерләнүгә бәйләп карый. Хәле авырайгач, йота алмый башлагач, ул бу хакта хатыны Дианага әйтә, тегесе Костромага кайтырга куша. Кайткач, аны хастаханәгә салалар. Аны агуланудан дәвалый башлыйлар, ул реанимациягә эләгә. Ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар, ул йота алмый, кул-аяклары параличлана. Әмма табиблар аның аңында булуын әйтә. Кызганычка, ул бүген үлә.

Тим химик булырга укыган, яшь галимнәр арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп, ярты миллион ота. Әмма бу проектын тормышка ашыра алмый кала.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх