На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Без бирештек, яшисе дә яшисе иде әле...» - татар эстрадасы җырчысының әтисе вафат

Татар эстрадасында үзенең беренче адымнарын ясап килүче, «Salamandra» псевдонимы белән җырлаучы Гөлия Насыйбуллинаның әтисе вафат булган.

Җырчының якын кешесе авырган булса кирәк. Гөлия социаль челтәрләрдә: «Эх, әти. Без бирештек, яшисе дә яшисе иде бит әле.

Килгән һәм янәшәбездә булган һәрбер кешегә рәхмәт.

Гафу, әгәр кемне дә булса күрми калган булсам… Бик авыр. Шул кадәр күп сез, безгә терәк булучылар.

Әти, син бүген бик күп кешене җыйдың. Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип язды.

Җырчы әтисенә багышлап иҗат иткән шигыре белән дә уртаклаша:

Фәрештәләр жирдә яшәмиләр,

Күктән бары дәшәләр.

Нихәл, балам, исән йөр, дип

Ак теләкләр телиләр.

Әти диеп сиңа дәшәм,

Күккә карап тама яшьләрем.

Нәни кызың сине һаман көтә,

Бусагадан атлап кергәнең.

Авыр чакта «кызым» диеп

Сабырлыкка мине өндәдең,

Әти кызы икәнемне күреп,

Сокдандылар безгә күпләре.

 

Ссылка на первоисточник
наверх