На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Барлык кошлар йомыркасының уртасы сары, ә аксымы үтәкүренмәле буламы?

Йомырканы ватабыз да, үтәкүренмәле аксым эчендә сарысын күрәбез. Барлык кошлар да шундый йомырка саламы?

Йомырка сарысында тупланган төп матдә – лецитин, ул яралгы өчен азык булып тора. Ул саргылт төстә була. Ни дәрәҗәдә сары булуы андагы каротиноидлар белән билгеләнә, алар лецитинда эри.

Бер төргә караган кошларның йомырка сарысы төрлерәк була ала, әмма ул сары-кызгылт төс аралыгыннан чыкмый.

Йомыркада аксым һәрвакыт төссез була.

Бу – кошларга гына түгел, йомырка салучы умырткалы хайваннарга да карый.

Чыганак: «Вокруг света»

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх