На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Чаллыда Җиңү парадында легендар хәрби машиналар катнашты

Чаллы шәһәрендә Җиңү парадында беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы чорындагы ретро машиналар тәкъдим ителде. Үзәк урамнар буйлап легендар ГАЗ-67, Willys MB, ГАЗ-АА һәм М-72мотоцикллары узды. Үз вакытында фронтта кулланылган әлеге техникаларны коллекционер һәм эшмәкәр Янэк Маргарян саклык белән торгызган.

Мемориал янына соңрак вакытта чыккан «Москвич» һәм «Волга» машиналары да килгән. Бу турыда Чаллы шәһәре җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм мәгълүмат сәясәте идарәсе хәбәр итә.

Ретро техника белән беррәттән парадта Чаллыда җитештерелгән заманча машиналар - бронемашиналар, санитар машиналар һәм озату машиналары катнаша. Алар махсус хәрби операция зонасында актив кулланыла.

Колоннаны «КАМАЗ-мастер» командасы техникалары тәмамлады – бу буыннар бәйләнешен һәм Россия автомобиль сәнәгатенең куәтен символлаштыра.

Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучы елы дип игълан ителде.

Әлеге фотоларны Чаллы шәһәре җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм мәгълүмат сәясәте идарәсе тәкъдим итте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх