На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...

«Сез өйләнгәнме?»: Ильмира Нәгыймова чәчәк бәйләме бүләк иткән егеткә бәйләнгән

Татар эстрадасының гүзәл җырчысы Ильмира Нәгыймованың Стәрлетамактагы концерты вакытында сәхнәгә, купшы чәчәк бәйләме тотып, бер егет менгән.

Әмма егет бер сүз дә дәшмәгәч, җырчы аңа «бәйләнеп» карый. «Күзләрең матур», – дип тә карый. Егет исә дәшми генә телефонын чыгарып фотога төшә. Шул вакытта җырчы: «Сез өйләнгәнме, әйтмәдегез», – дип сорый.

Егет кабат берни дәшми, тагын бер фото ясый.

«Аңламады бугай. Ярар, рәхмәт», – дип егетне озатып кала җырчы.

Аннары, тамашачылары белән саубуллашканда: «Миңа яхшы ир очрасын. Амин!» дип әйтегез», – ди җырчы, Башкортстан тамашачысына мөрәҗәгать итеп. Тамашачылар аны хуплап алкышларга күмә.

Насыйп булсын!

 

Ссылка на первоисточник
наверх