Казанда инде 2 атна дәвамында югалган 14 яшьлек үсмерне эзлиләр.
Михаил Нуриев 29 мартта югалган, һәм әлегә кадәр аның кайда икәнлеге турында бернинди мәгълүмат юк.
Үсмернең буе 167 сантиметр, уртача гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле.
Югалган көнне кара куртка, джинс чалбар, соры башлык, кара кроссовка кигән булган.
Үсмерне күрүчеләр булса, (800) 700 54 52 телефоны буенча хәбәр итүне сорыйлар.
Свежие комментарии