На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

«Интертат» ТР Дәүләт Советына сайлау агитматериаллары урнаштыру хезмәте тәкъдим итә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе 2024 елның 10 августыннан 7 сентябрьгә (00.00 сәгатькә) кадәр VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан агитация материалларын урнаштыру буенча хезмәтләр күрсәтергә әзер.

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2020 елның 17 гыйнварында бирелде. Таныклыкның номеры – ЭЛ № ФС 77 - 77652. Мәгълүмат урнаштыру Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 2007 елның 7 маенда теркәлгән 21-ЗТР номерлы 60нчы маддәсенең 6нчы өлеше нигезендә башкарылачак.

Агитация материалларын басмада (вакытлы электрон басмада) урнаштыруга бәяләр түбәндә күрсәтелгән.

1) Хәбәр: (әзер) «Яңалыклар тасмасы» нда 1200 билгегә кадәр, фотосыз – 30 000 сум, журналист эше белән – 36 000 сум. Хәбәр: (әзер) «Яңалыклар тасмасы»нда 3000 билгегә кадәр, 1-2 фото белән – 36 000 сум, журналист эше белән – 43 200 сум. Хәбәрне бер тәүлек алгы планда тоту шарты белән – 52 000 сум, журналист эше белән – 62 400 сум. Алдагы аланда 2 тәүлек тоту бәясе – 72 000 сум, өч тәүлеккә – 80 000 сум. Хәбәр: (әзер) «Топ-3» бүлегендә, 3000 билгегә кадәр, 2-3 фото, бер гиперссылка белән – 66 000 сум, журналист эше белән – 79 200 сум. Интервью, «Үзәк тасмада» репортаж 10 000 билгегә кадәр, 5-6 фото, бер гиперссылка, өч тәүлеккә урнаштыру – 140 000 сум, журналист эше белән – 168 000 сум.

2) төп сәхифәдәге баннерлар: 1180x150 макс., сайтның өске өлешендә озын итеп кую, ротация 1:3, бер атна өчен бәя – 70 000 сум, бер ай өчен – 240 000 сум. «Яңалыклар тасмасы» өстендә баннер (1180x150 макс): ротация 1:3, бер атнага бәясе – 66 000 сум, айга – 226 000 сум. Эчке сәхифәләрдәге баннерлар: сайтның «шапкасы»нда (1180x150 макс.) сузу, ротация 1:3, бер атна өчен бәя – 80 000 сум, бер ай өчен – 274 000 сум. Мәкалә исеме өстендә баннер (1180x150 макс.): ротация 1:3, бер атнага бәясе – 76 000 сум, ай өчен – 260 000 сум. Баннер (240x400 макс.): мәкаләнең уң ягындагы уң баганада, ротация 1:3, атнага бәясе – 52 000 сум, айга – 178 000 сум. Баннер (1180x150 макс): мәкалә астында, ротация 1:3, бер атнага бәясе – 64 000 сум, айга – 220 000 сум.

Килешүләр «Татмедиа» АҖ — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы филиалы урнашкан урында түбәндәге адрес буенча төзеләчәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт, телефон номеры: 8 (843) 222-09-98 (өстәмә — 1340), Электрон почта advert@tatar-inform.ru. «Интертат» электрон газетасының баш редакторы – Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.

Тулырак мәгълүмат өчен: https://intertat.tatar/page/vybory2024

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх