На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Татарстан кырларын чүп үләннәре баса: уңышны саклар өчен нишләргә?

Татарстанда сабан культуралары басуларының 90 процентка якыны чүп үләннәре белән зарарланган. Майның соңгы атнасында 17,6 мең гектар мәйдан тикшерелгән, һәм аларның 15,7 меңендә корткычлар табылган. Һәр квадрат метр мәйданда уртача 7-8 чүп үләне үсә, ә Саба районының кайбер участокларында аларның саны 47гә җитә.

Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенә сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

«Күпьеллык чүп үләннәре аеруча куркыныч, квадрат метрдагы 3 үлән дә уңышка җитди зыян салырга мөмкин. Берьеллык икеөлешле үсемлекләр өчен чик – 10 данә, ә кыяклылар өчен 30 данә», – дип аңлата Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

Белгеч фермерларга ашыгыч рәвештә гербицидлар белән эшкәртергә киңәш итә, тик моны тиешле һава торышы булганда – температура 15 градустан югары, әмма артык эссе булмаганда эшләргә кирәк. Мәҗбүри шарт – катнашмага антистресс препаратлар кушарга кирәк, бу – үсемлекләргә эшкәртүне җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх