На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Яшик әле»: Айдар Галимов яшьтәшләренә багышланган җырына клип төшергән

Айдар Галимов, яшьтәшләренә багышлап, «Яшик әле» җырын яздырган иде. Хәзер шул җырга клип төшергәннәр.

Җырның сүзләрен Фирая Зыятдинова иҗат иткән, көен Айдар Тимербаев язган.

«⁣⁣Мин бу җырны беренче чиратта күпне күргән, күпне кичергән, бернигә бирешмичә, бүгенге көндә дә алгы сафларда баручы яшьтәшләремә – безнең буын вәкилләренә багышлыйм!

⁣⁣⠀

⁣⁣Әйе, замандашларым, туганнарым, безнең әле зур юллар үтәсе, тауларга менәсе, бик күпне күрәсе һәм безгә тигән игелекне кайтарып бирәсе бар! Иң мөһиме – тормыш юлында тупланган тәҗрибәне, белемне, яуланган ниндидер казанышларны киләчәк буыннарга, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырасы бар! ⁣⁣

Яшик әле!» – дип язган иде җырчы яңа җыры турында.

Яңа клипны халык яраткан. «Кояшлы», «текә», «яхшы кәеф өчен рәхмәт» дигән комментарийлар калдырганнар.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх