7 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көндез урыны белән боз явачак. Төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +13.
.+18˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга киңәш ителми. Хуҗалык эшләре, туфрак белән бәйле эшләр башкарырга ярый. Агач-куакларга корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерергә була.

Свежие комментарии