На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Зәринә Хәсәншина егете белән ялда булган? – «Син һәм мин булган дөньяда»

Татар эстрадасында «Кайчан кияүгә чыгасың?» соравы иң еш бирелә торган җырчы тиздән бу сорауга җавап бирер кебек тоела. Ул – Зәринә Хәсәншина.

Соңгы интервьюларның берсендә ул «Йөргән егетең бармы?» дигән сорауга «бар» дип җавап биргән иде.

Зәринә Хәсәншина очрашып йөри торган егете турында әйткән

Бу көннәрдә җырчы Санкт-Петербургта ял итте.

Һәм «анда кем белән ял итә икән» дип кызыксынучыларга олпат гәүдәле берәүгә сыенган видеосын күрсәтте. «Хыялланыгыз! Хыяллар чынга аша!» – дип язган ул һәм видеоны Мария Чайковскаяның «Красота» җырына салган.

«В мире, где ты и я

Есть лишь море

И это небо,

Высота

В мире, где ты и я...»

Артистның тормышы белән кызыксынучы, кияүгә чыгуны озакка сузуына ишарә ясап, «бу видео «пилмән ясарга өйрәнгәч» дип атала» дип шаярткан.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх