На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Сусауны басу өчен өй шартларында әзерләнгән лимонад рецепты

Эссе көннәрдә сусауны өй шартларында әзерләгән лимонад белән басарга тәкъдим итәбез. Лимонадның нигезе – сироп, дип яза «Өмет» газетасында Әлфия Шакирҗанова.

Ингредиентлар: 300 г шикәр, 250 г су, 1 лимон, 1 әфлисун, 1 лайм һәм газлы (тозсыз) минераль су. Лайм тапмасагыз, ансыз ясасагыз да була.

Җиләк-җимешнең кабыгын угыч аша уарга, шуңа шикәр кушып, болгатырга.

Су кушарга. Әлеге катнашмага лимон, әфлисун һәм лайм согын өстәргә (кул белән сыгарга да мөмкин). Соклы, шикәрле катнашманы утка куярга һәм кайнап чыккач, тагын 4 минут кайнатырга. Сиропны суытырга. Сөзәргә һәм минераль су кушарга.

Тәмен үзегез чамалый аласыз. Баллырак булсын дисәгез, минераль суны азрак кушарга. Киресенчә, лимонад әчкелтем булсын дисәгез, минераль суны күбрәк кушарга. Бөтнек яфраклары, туңдыргычтан боз да салырга мөмкин. Бик тәмле эчемлек килеп чыга!

 

Ссылка на первоисточник
наверх