На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Данир Сабировтан Салават, Җәвит һәм Ринат турында мәзәк: «Мин атам, син «утырырсың»

Данир Сабиров сәхнәдә чыгышларының берсендә остазы Салават Фәтхетдиновның таланты турында үзе уйлап тапкан мәзәкне сөйләп, тамашачыларның кәефен күтәргән.

– Салават абый – шундый шәхес. Ул «судан коры чыга» ала. Ул – сәләт. Менә ул 100 процент үзе гаепле булса да, «менә шулай булган бит» дисәң дә... «Мин гаепле түгел», – дип тора ул.

Ул – талант. Мин аның ул таланты турында анекдот та уйлап таптым. Үзе дә рәхәтләнеп көлде инде.

Күз алдыгызга китерегез. Салават абый, Ринат абый Рахматуллин һәм Җәвит Шакиров ауга киткәннәр, ди. Каршыларына болан килеп чыккан.

Җәвит Шакиров: Җәмәгать, бу – «Кызыл китап»ка кертелгән болан, иң яхшысы – тимәскә.

Салават абый: Җәвит, без «соңгы кешеләр» түгел бит инде. Нәрсә, ауда да китап карап йөрибезмени? Кызыл китапмы, яшелме – нинди аерма. Атарга, дип уйлыйм.

Рахматуллин: Алайса, егетләр, мин армиядә иң яхшы атучы идем. Әйдә, үзем атам.

Монда бәхәс киткән, һәркайсы «мин атам» ди икән.

«Җәвит, Ринат, тынычланыгыз. Әйдә, болай итәбез. Үзем атам. Андый-мондый проблема чыкса, Җәвит, син шаһит булып барырсың. Син барыбер, кирәкме-юкмы, барысын да Зөлфиягә сөйлисең. Ринат, син «утырырсың», – дип, Салават абый тынычландыра икән боларны.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх