На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Казанда шәхси клиникада пациентларны алдап, 50 миллион кредит алдырганнар

Казандагы шәхси клиникалар челтәрендә 50 кешене 50 миллион кредит алырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта «Mash Iptash» Телеграм-каналы яза.

Башта аларны сәламәтлекләрен бушлай тикшерергә чакырганнар. Тикшеренү вакытында клиентларның җитди авырулары барлыгы «ачыклана». Әмма, чынлыкта бернинди авырулар да булмый.

Менә шул мизгелдән башлап, аларга «ашыгыч рәвештә дәвалану узарга кирәк» дип басым ясый башлыйлар. Акчаң булмаса да бер авырлыгы юк, рәхәтләнеп рассрочка алырга була. Менә шунда пациентларга коточкыч зур процентларга кредит бирә башлыйлар.

Клиникада полиция шалтырату өчен телефоннар, кешеләрне хезмәт күрсәтү белән «төп башына утырту» өчен инструкцияләр тапканнар. Моны оештыручы 4 кешене: Украина гражданинын һәм аның ярдәмчеләрен тоткарлаганнар. Өчесен СИЗОга җибәргәннәр, берсе өй арестында.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх