На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Асаева уфтана-уфтана әнисендә идән юа: «Кызың «домработница» түгел»

Гөлназ Асаева әнисе янына кунакка кайткан. Җырчы зарлана-зарлана әнисенең идәнен юа.

«Мине сүгә генә, малай! Рәхәтләнә монда берәү», – дип, әнисе Лилия Биктимирова видеога төшереп тора.

«Мин аңламыйм. Нәрсәгә чиста идәнне юарга? Миңа менә чыгып китәргә кирәк. Бу арысын да, беркая бармасын, дип мине махсус хәлдән тайдыра», – ди Гөлназ.

«Чиста түгел инде, аяк эзләре бар. Мин аяк, бармак эзләре күренгәнне яратмыйм. Ялтырап торырга тиеш», – дип үз сүзендә тора әнисе.

Әнисенә җавап итеп: «Домработница» ал алайса. Кызың «домработница» түгел шул, ул алай чиста юа алмый», – ди ул.

Уфтана уфтана, миңа да 18 яшь түгел дия-дия, ул идәнне юып бетерә.

«Ярый әле кызым бар, – дип көлә әнисе. – Кызым, мин атнасына 3 тапкыр шулай юам. Сез кайтканда идәннәрем чип-чиста иде», – ди.

 

Ссылка на первоисточник
наверх