На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Бер өйдә өч мәет». Ир-ат элеккеге хатыны һәм ике улы булган йортка ут төрткән

Новгород өлкәсендә хокук саклаучылар элеккеге хатынын һәм 2 улын җәзалап үтерүдә шикләнелгән ир-атны тоткарлаган. Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 июньдә хокук саклаучыларга Иске Рус районында йорт януы турында хәбәр килә. Бу хакта РЕН ТВ каналы яза.

Янгынны сүндергәннән соң, хәрабәләр арасында 65 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аның 2 улының мәетләре табылган.

Тиздән шикләнелүчене – мәрхмүмә хатынның элеккеге ирен табып, тоткарлыйлар.

«Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче ир-ат элеккеге тормыш иптәшенең йортына килгән, анда алар арасында низаг чыккан. Берникадәр вакыттан соң, урамга чыккач, җинаятьче элеккеге хатыны һәм аның 2 улы яшәгән йортка бензин сибеп, ут төрткән», – диелә хәбәрдә.

Күршеләр ир-атның элек тә үзен адекват тотмавын һәм «авыр» кеше булуын сөйләгәннәр.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх