Баулы районында М-5 трассасында авариядә машина йөртүче һәлак булган. Фаҗига кадрларын «Татарстан 24» каналы күрсәтте.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, 48 яшьлек ир-ат «Рено» машинасында бара. Ул имин тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм «Фотон» йөк машинасына бәрелә.
Авария мизгелен видерегистратор төшереп торган.
Җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии