На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

Ринат Рахматуллин турында хатыны Динараның әнисе: «Иң яраткан киявебез»

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова, «Җырчы белән бер көн» рубрикасын төшерү өчен, Сабага, Ринат Рахматуллинның хатыны Динараның әти-әнисе йортына килгән. Блогерны йорт хуҗалары бик җылы итеп, табыннар әзерләп каршы алганнар.

Ринат Рахматуллин белән 25 яшьлек Динара моннан 2 ел элек никахлашты.

Баштарак пар мөнәсәбәтләрен халык күзеннән яшереп килде. Ә инде барысы да ачылгач, 54 яшьлек артистның 25 яшьлек кызга өйләнүе шактый шау-шу тудырып алды, пар тәнкыйть сүзләрен күп ишетте. Бүгенге көндә Ринат Рахматуллин белән Динара һәрвакыт бергә. Динара – аның хатыны, администраторы, машина йөртүчесе һәм ярдәмчесе.

Динараның әти-әнисе әлеге никахка ничек караган икән соң? Кызларының үзләре яшендәге ир-атка кияүгә чыгарга җыенуына реакцияләре нинди булган? Башкорт хуҗабикәсе үзенең сәхифәсендә барлык серләрне ача. Ринат Рахматуллинның «теща»сы Эльмира ханым белән дә әңгәмә кора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Эльмира ханым үзе иреннән 5 яшькә яшьрәк.

«Башкорт хуҗабикәсе»: Динара, кайтып: «Әни, мин Ринатка кияүгә чыгарга телим», – дип әйткәч, нәрсә дидегез?

Динараның әнисе: Мин ул вакытта моны җитдигә алмадым. Аннан соң инде ризалашып беттем. Башта каршы килеп алдым, үзем сөендем дә инде. Әтидән (Динараның дәү әтисеннән) курыккан идек без, дөресен әйткәндә. Әмма ул, киресенчә, риза булды.

Безнең өйдә бөтен яхшы әйбер миңа, – дип әңгәмәгә Динара да кушыла.

«Башкорт хуҗабикәсе»: Ринат Рахматуллин «йолдыз» бит. «Шуры-муры» да, аннан ташлар дип курыкмадыгызмы? Аның өстенә, Ринат абыйның «ловелас» репутациясе дә бар иде бит.

Динараның әнисе: Чынлап әйтәм – курыкмадым. Беренче очрашуда ук ул миңа шундый якын булды. Кеше әйтә иде инде, ә минем, киресенчә, аның турында начар уйлаганым булмады. Бик әйбәт кеше ул. Иң яраткан киявебез.

Башкорт хуҗабикәсе Ринат Рахматуллинның «теща»сы һәм бабасы белән бергәләп мунча ягып йөргәнен дә күрсәтә. Алар арасында кияү – теща, кияү – бабай мөнәсәбәтләре юк икән, икесе дә Ринат Рахматуллинга дус итеп карый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх