На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Гөлүсә Шаһбан авыр вакытлары турында: «Соңгы акчага бензин салып...»

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан тормыш турындагы фәлсәфи фикерләре белән уртаклаша. Тормыш юлында булган авырлыкларга карамастан, үзенең көчле хатын-кыз булуы, зарланырга яратмавы хакында сөйли.

«Мин беркайчан да зарланырга яратмыйм. Кемгәдер зарланырга ярый, миңа – юк. Үзең сайлаган язмыш, диләр. Язмышны кеше сайламый, ул туганчы ук язылган була.

Мин шуңа ышанам.

Тормышта төрле чаклар була. Соңгы акчага бензин салып, әти-әни янына кайткан вакытлар да, акчаны күп итеп җыеп куйган чаклар да. Үкереп елыйсы килгән елаган чаклар, 1000 чакрым юллар үткән йокысыз төннәр.

Алисәм тугач, бер култык астыма – баланы, бер якка Закирны кыстырып йөгергән чаклар. Чарасыздан үксегән чаклар... Авыр сүзләр, тугры булмаган, астан эш иткән дуслар һәр кешедә буладыр ул. Ләкин моң-зарымны кешегә күрсәтмим. Минем шигырьләремдә дә шулай язылган.

«Сине аңлау кыен, ләкин син дөрес яшисең. Закирны да кулда тота беләсең (аның характеры ой-ой), кызыңа да дөрес тәрбия бирәсең, әти-әниеңә дә игътибарың күп. Китаплар чыгарасың, үз өстеңдә дә эшләргә вакыт табасың, сиңа әз генә яхшылык кылсалар да, күп итеп кайтарасың», – ди мине 22 ел белгән дус кызым.

Мин үземне белмим, ләкин кемгәдер шулай күренәм икән – бу мине сөендерә. Ләкин шуны әйтәсем килә, Аллаһка мең шөкер», – дип язган шагыйрә социаль челтәрләрдә.

«Зарланмагач бик яхшы. Аллаһыма шөкер, кешеләр сезнең турыда «нинди бәхетле бу» дип уйлыйлар. Сөеп-сөелеп яшәргә язсын! Күңелегездә гел яз, йөрәгегездә наз булсын, матур шигырьләр туып торсын», – дип матур теләкәләр юллаганнар Гөлүсәгә язылучылары да.

 

Ссылка на первоисточник
наверх