На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Тәкбир әт-тәшрик көннәре иртәгә башлана, кайчан һәм нинди дога укырга?

5 июньдә – иртәгә – Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

  • Нияз хәзрәт Сабиров: «Гарәфә көнендә изге гамәлләр өчен әҗер-савап күп тапкыр арта»

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә 5 июньнең иртәнге намазыннан башлап 9 июньнең икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә:

«Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә).

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Раббыбыз изге гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне һәм хәерле ниятләребезне кабул итсен һәм Корбан гаетен каршыларга насыйп әйләсен, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх