На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Мунча миченә якканда ир хатынының аркасына ягулык түккән, икесе дә хастаханәдә

Башкортстанда мунча яккан чакта ир белән хатын имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Чесноковка авылында яшәүче ир-ат мунча ягарга җыена. Утынга ут тизрәк капсын өчен ул бензин ала. Бензинга ут каба, ул яна башлый. Ир-ат 5 литрлы шешәне артка таба ыргыта.

Шул чакта мунчага ир-атның хатыны кереп килә торган була. Ир-ат ягулыкны ялгыш хатыны өстенә коя.

Янгын вакытында 43 яшьлек хатынның башы, куллары һәм гәүдәсенең 50 проценты 2 нче дәрәҗәдә пешә. Хәзер бу хатын авыр хәлдә хастаханәдә реанимациядә ята.

44 яшьлек ир-атның куллары пешкән, ул да хастаханәдә ята. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Янгынны сүндергәннәр, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх