На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Икмәк үстерүчеләр: «Бәя нык түбән булу сәбәпле, чәчүлек мәйданнарын киметергә ниятләдек»

Басуларда күкрәп үскән игеннәр җыелып беткәч, гадәттәгечә, журналист Юлай Низаев аграрийларыбызның хәлләрен һәм кәефләрен белеште. Уңыш быел зарланырлык булмадымы? Малларга азык җитәрлек әзерләнгәнме? Ашлык бәяләре ничек?

Бүгенге көндә инде борчак, бодай, арыш, арпа һәм карабодай ише культураларны урып-җыю тәмамланды, тик басуларда эш тукталмый.

Кукуруз, көнбагыш суктыру, шикәр чөгендерен алулар дәвам итә. Һава торышы комачаулык тудырмасын, урак тизрәк тәмамлансын иде инде. Игенчеләрнең тир түгеп, эссе челләләрдә суктырып алган ашлык та әрәм булмасын иде. Ашлык бәясе турында фикерләрне җиткерер алдыннан, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларны өйрәнеп китик.

«Ашлык бәяләре узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров:

Татарстан аграрийлары 4,6 миллион тоннадан артык бөртекле культура җыеп алды, уртача уңыш – гектардан 37,9 центнерны тәшкил итә. Ашлыкны сатып алу бәяләре узган ел белән чагыштырганда бераз түбәнрәк. Ел ахырына бөртеклеләр буенча бераз үсеш булыр, дип уйлыйм. Республика элеваторларына 1,8 миллион тоннага якын ашлык саклауга салынган. Саклау өчен 4,9 миллион тонна – җитәрлек. Аның яртысы – хуҗалыклардагы склад биналары, икенче яртысы – сәнәгать элеваторларына. Чит илләргә 15 мең тонна чамасы ашлык экспортланган. Татарстан бөртеклеләрне нигездә Якын Көнчыгыш, Кавказ арты, Азия, Иран, Кытай, Һиндстанга, Таможня берлеге илләренә дә җибәрә, – дип белдергән иде министр Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министрлыкның матбугат хезмәтеннән алынган оператив мәгълүматлар нигезендә: 1 тонна бодайга бәяләр 11550-14300 сум. Былтыр исә 11550-15000 сум булган. 1 тонна арыш бәясе 1,1 мең сумга арткан. Борчак бәясендә зур үзгәреш бар, 3,5 мең сумга бәясе төшкән. Кукурузның да бәясе төшкән. Көнбагыш һәм рапсның бәяләре арткан. Соя һәм җитен бәясе төшкән.

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте тәкъдим итте

Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында, авыл хуҗалыгы тармагында инициатива күрсәткән кешеләргә проектларын тормышка ашыруда ярдәмне, авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү эшен дәвам иттерү мөһимлеген ассызыклаганын да искә төшереп алыйк. Ул ел саен авыл хуҗалыгы кооперативлары үсешенә 200 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгәнен дә әйтте.

Ә хәзер авыл хуҗалыгы эшчәннәре фикерләрен җиткерәбез.

Фото: © «Татар-информ»

«Яулык бәясе арту хуҗалыкларга нык суга инде»

Питрәч районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәрит Галимов:

Бөртекле культураларны уңышлы итеп җыеп алдык. Әле кукуруз һәм сояны алып бетерәсе бар. Район буенча гектарыннан уртача уңыш – 32-33 центнерны тәшкил итә. Быел уңыш начар булмады. Икмәк, бөртекле культуралар 76 мең тонна җыелды. Игенчелек өчен ел яхшы булды.

Бүгенге көндә бодайның килосын 14 сумнан, арпаны 12 сумнан саталар. Ләкин, сатуга чыгарыр өчен, икмәкне иң башта базага кертәбез. Бәяләр уртача калды, дип саныйм. Узган елгы хаклар белән чагыштырган очракта да, зарланырлык түгел. Фермаларда малларны исән-имин кышлату өчен азык әзерләнде. Хәзер дә әзерлибез әле. Гомумән алганда, районыбыздагы бөтен хуҗалыклар да кышка малларга тиешле дәрәҗәдә азык туплап бетерделәр

Фото: Питрәч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

Техникаларга ягулык бәясе артканнан-арта баруы хуҗалыкларга нык суга инде. Солярканың литрын 72 сумнан алалар. Бу инде авыл хуҗалыгы тармагы өчен начар. Зур егәрлекле техникалар ягулыкны да күп таләп итә. Шуңа күрә бик зур авырлык китерә торган әйберләрнең берсе шушы булып кала, – дип сөйләде җитәкче.

«Икмәкнең бәясе былтыргы кебек, юк дәрәҗәдә инде»

Актаныш районындагы «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов:

Быел без беренче булып көзге бодайны урып-җыюны тәмамладык. Безнең иң югары күрсәткеч – бер басудан 82 центнер уңыш җыеп алдык. Ә болай 3 райондагы (Актаныш, Минзәлә, Тукай) кырларыбызның уңышын бергә исәпләсәк, гектарыннан уртача 51 центнер булды. Актаныш һәм Минзәлә районнарында 3-4 нче класс, ә Тукай районы басуларында 5 нче класс бодай булды. Арпаларны да алып бетердек, гектарыннан уңыш шул уртача – 50 центнерлап булды. Уракның соңгы мизгелләрендә яңгырлар булу сәбәпле, уңыш күрсәткече 40 центнерга төште. Карабодай, рапс та җыелды. Әлеге көндә көнбагыш алып ятабыз, ул хәйран гына, 3 мең гектарлап чәчелгән иде. Аның яртысын алып бетердек инде. Кукуруз уңышын җыю да дәвам итә.

Чөгендернең 70 проценты алынды. Шикәр чөгендерен заводларга тапшырабыз. Завод ягыннан монополия дә бар бит әле, шуңа күрә шикәрнең бәясе төште. Былтыргы бәя калса әйбәт булыр иде инде.

Быел мул булды, игеннәр шаулап, башаклар тулышып үсте. Мондый мул уңышлар алганыбыз юк иде әле. Елы килде, язы да әйбәт булды. Яз игенчеләргә юмарт булса, елның уңышлы булуы көн шикелле ачык инде ул, – ди җитәкче.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Хуҗалыкта сояны да җыеп бетерәсе бар икән әле. Соя быел уңган, протеины да зарланырлык түгел, яхшы, – ди аграрий.

Икмәкне урак кампаниясе барышында ук сата башладык, чөнки урын җиткереп булмый. Бүгенге көндә амбарларыбыз көнбагыш, рапс белән тулган. Икмәкләрнең 5, 4 һәм 3 нче класслыларын сата бардык. Икмәкнең бәясе былтыргы кебек, юк дәрәҗәдә инде. Кызганыч бу. Без 3 нче класслының килосын 13 сум 10 тиеннән, 4 нче классны – 12 сум 50 тиеннән һәм 5 нче класслысын 11 сумнан саттык. Бәяләр менә шундый түбән. Ләкин көнбагыш белән рапска хаклар яхшы. Рапсның 1 килосы – 38, көнбагыш – 35-36 сумнан сатыла. Бодайларга хаклар төшә, ә рапс белән көнбагышка үсә. Аннан бәя – ул сезон факторы да бит. Уңышны җыйганда юк ул, гадәттә. Бәяләр, гадәттә, икенче елга күтәрелә, амбар-келәтләрдә ашлык күләме кимегәч.

Малларны кышлатырлык азык та әзерләнгән. Сенаж, силослар салынган.

Хәзер кукурузны әзерлибез инде. Беразын, киптереп, фуражга да кушабыз. Барлыгы безнең 6800ләп мөгезле эре терлек бар. Шул исәптән 2200 тирәсе – савым сыерлары. Терлекчелек буенча сораулар туып тора инде ул. Хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый. Әле менә Нижгар өлкәсеннән 150 тана кайтырга тиеш. Сөт җитештерү буенча күрсәткечләрне югары планкада тоталмыйбыз. «Бер үк тырмага ике басыла», кем әйтмешли. Иң башта югары сыйфатлы азыкны ашатабыз да, җәйгә уңайсызрак була, – ди ул.

«Бодай сорыйлар, ләкин килосын 9 сумнан алучылар да юк»

Саба районының «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов:

Без быел иртә яздан басуларга чыктык. «Яшел урак» кампаниясе дә уңышлы үтте. Күпләп сенаж хәзерләдек. Аннан кукуруз иктек силоска. Ике еллык запас әзерләп куя алдык. Уңышларга килгәндә, урып-җыюны гектарыннан уртача 33 центнер белән тәмамладык. Безнең өчен рекордлы күрсәткеч – уртача 59-60 центнер чыккан басулар да булды. Әлегесе көнне кырчылык эшләрен тәмамлап, җир эшкәртү генә калып бара. Җирне бер кат өстен эшкәртү бетте. Тулаем алганда басу эшләренә нокта кую алдында торабыз. Ел бик тә уңышлы килде. Былтыргыга караганда да мул булды. Безнең иккән ашлыкның күп өлеше үзебезгә кала, сатуга түгел. Әлеге көндә 3800 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 200е – савым сыерлары – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Көзге чәчүгә көзге бодайлар саттык менә. Хәзер язгы культуралар орлыкларын әзерлибез. Орлыкчылыкка килсәк тә, ашлыкка бәяләр бүгенгесе көндә түбәнрәк. Бодай сорыйлар, ләкин килосын 9 сумнан алучылар да юк, дияргә була. Бәяләр узган елгыга караганда да арзан… – ди җитәкче.

«Бәя нык түбән булу сәбәпле, чәчүлек мәйданнарын киметергә ниятләдек»

Чүпрәле районыннан фермер Равил абый Бикчуровның Олы Чынлы авылында крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Быелгы уңыш әйбәт булды. Ләкин, әллә нәрсә – алган уңышка куандырырлык бәяләр булмады. Менә без сыра әзерләүгә дә кулланыла торган сорттан арпа үстерәбез, аны 17 сум 50 тиеннән саттык. Уртача уңышны хуҗалык буенча гектарыннан 45 центнерга якын алдык. Икмәк пешерергә яраклы 3 нче класслы бодай үстердек – Чабаксар элеваторына сатарга туры килде, чөнки үзебезнең Борындык һәм Буа элеваторлары алмады. Бодайның килосын шул 13 сумнан саттык. Быел бодайларга бәя нык түбән булу сәбәпле, без чәчүлек мәйданнарын киметергә ниятләдек.

Фото: © «Татар-информ»

Аннары 600 центнерлап шикәр чөгендере җыеп куйдык, ә кая тапшырырга – белгән юк… Ульяновск һәм Буа заводлары алмый, кирәк түгел аларга. Лимит юк, бирмиләр. Бу чөгендер карлар явып Яңа еллар җиткәч тә өелеп калыр инде… Менә үткән ел Мордовиягә ташыдым. Тарихта булмаганны, 230 чакрым юл үтеп… Андагы шикәр заводына саттым, әмма быел аларга да кирәк түгел. Киләчәктә чөгендер мәйданнарын да киметмичә булмас. Башка фермерлар да шулай уйлый. Без аны болай да шул чәчү әйләнеше бозылмасын өчен генә чәчә идек. Ягулыкка, ашламаларга бәяләр «котырып» үсә. Шулай да зар-моңга батасы килми, гомер буена оптимист булгач...

Киләчәккә планлы икътисад сәясәте кирәк. Мин бу хакта Мәскәүдәге, үзебездәге киңәшмәләрдә дә чыгыш ясыйм. Авыл кешесе беркайчан да «теге кирәк», «монысына мохтаҗмын» дип ятарга тиеш түгел. Нидер ошамый икән, проблеманы әйтеп, аны хәл итү юлларын ачыклау мөһим. Техникалар алу өчен субсидияләр булуы безнең өчен мөһим. Иске техникаларда эшләү бик авыр, басуга чыкканда иминлекне дә кайгыртырга кирәк бит әле, ә яңартырга, билгеле, акча җитми. Үземнең әлеге көндә 7 комбайн бар, техникаларым куәтле үзе, – диде ул.

Уңганнарның күңеле төшмәсен иде

Авыл җирендә ял көне дә, отпуск та юк. Шуңа монда җирне яраткан, малларны үз иткән кешеләр генә бар күңелләрен салып эшли дә, сөенечле нәтиҗәләргә дә ирешә аладыр. Тик бер хуҗалыкның, фермерның да ашлыгын түбән бәядән әрәм итәсе килми. Ә сата алмаса, аграрийлар нишләсен, амбарда чери инде ул ашлык… Андый күренешләр булмасын иде шул. Вакытында урылган, вакытында сатылсын да!

Заман ничек кенә үзгәрсә дә, бүген дә безне туендыручы – җир һәм анда хезмәт салган кешеләр. Уңганнарның күңеле төшмәсен иде дә, игенгә бәяләр «котырып» үсеп, ягулыкка «сикереп» төшсен иде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх