Зөлфия һәм Җәвит Шакировларны оныклары Самира Шакирова үзенең зур уңышлары белән сөендергән. Нәфис гимнастика буенча Самира да чыгыш ясаган «Империя» Татарстан командасы Россия күләмендә узган ярышларда 1 урынны яулаган.

Оныкларына көч биреп торырга әби белән бабай – Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да килгән.
«Ай молодец, кызым. Менә бу бәхет, менә бу шатлык. Әнисенең туган көненә бүләк. Кичә нәнәенең туган көне иде, бүген әнисенеке», – дип шәрехләп тора видеоны төшерүче Җәвит абый. Зөлфия апа шатлык күз яшьләрен дә яшереп тормый.

«Тырыш әби белән бабайның оныгы да тырыш инде», – дип язганнар артистларга «подписчик»лары һәм Самирага яңа уңышлар теләгәннәр.

Свежие комментарии