Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме – Сабантуй уздыру уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле дуслар!

Сезне чын йөрәктән татар халык бәйрәме – Сабантуй уңаеннан тәбрик итәм.

Сабан туен уздыруның күпгасырлык традициясе татар халкының хезмәт сөючәнлеген, киң күңеллелеген, юмартлыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтә.
Әлеге бәйрәм – игенчеләребезгә, республикабызны азык-төлек белән тәэмин иткән хөрмәтле авыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам билгесе дә.

Сабан туенда иҗади һәм ихлас мохит хакимлек итә. Аның киң мәйданы ел саен яше-карты, олысы-кечесе, төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен бергәләп аралашу, бердәмлекне тоеп илһамлану үзәгенә әверелә.

Моннан тыш, Сабантуй – якын туганнарның, дус-кардәшләрнең очрашу урыны буларак, җылы һәм күркәм гаилә бәйрәме дә. «Гаилә елы»нда бу аеруча мөһим яңгыраш алып, безнең традицион рухи кыйммәтләребезне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Быелгы бәйрәм барлык татарстанлыларның тормышында көтеп алынган матур вакыйгага әйләнер, һәркемгә туган мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз белән танышу мөмкинлеге, үзара аралашудан туган шатлык хисләре бүләк итәр.

Сабан туе онытылмас тәэсирләр калдырсын, хезмәттә һәм иҗатта яңа казанышларга рухландырсын!

Ихластан һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.

Свежие комментарии