На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бакчасында сәнгать белгече, шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Розалина Шаһиеваны соңгы юлга озаттылар.

Розалина Шаһиеваның кызы
Карина Булычева әнисе турында үзенчәлекле форматта сөйләде. Ул әнисенә хат язган һәм хатны җәмәгатьчелек алдында да укыды.


“Исемем Ирина булса да, әни мине яратып: “Иркә”, - дип әйтә иде. Кечкенә чагымнан ук ул мине Татарстан сынлы сәнгать музеена алып бара иде, шуңа күрә бу җирләр бик яхшы таныш. Әни безнең өчен серле, әкияти дөнья иде. Ул минем янга кунакка килә иде һәм татар сәнгате, шигърияте турында сөйли иде. Дөньякүләм музейларга барырга ярата иде. Эш буенча да чит илдә бик күп йөрде. Сәнгать белән яшәде һәм аны башкаларга бүләк итте. Халкына хезмәт итеп яшәде”, - диде Розалина Шаһиеваның икенче кызы Ирина Кулакова.

Розалина Шаһиева Курган зират комплексында җирләнде.

🎥: Зилә Мөбәрәкшина
наверх