На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Машинаны кайсы айларда сатып алу отышлы?

Бәяләр төшүгә өметләнеп, автомобиль сатып алуны кичектерергә кирәкми. Барлык тенденцияләр автомобильләрнең якындагы елларда кыйммәтләнәчәгенә ишарә итә. «РИА Новости» шул хакта яза.

«Рубльнең арзанаюы чит ил автомобильләренә бәяләр артуга китерә, ә аннары - үзебезнекеләргә. Ә менә аның ныгуы Россия модельләренә дә, чит ил модельләренә дә бәяләрнең кимүенә китерми.

Шуңа күрә рубльнең беркадәр ныгуыннан соң машиналарның арзанаячагына исәп тотарга кирәкми», - дип билгеләп үтә Кулланучылар җәмгыятьләренең халыкара конфедерациясе (КонфОП) идарәсе рәисе Дмитрий Янин.

Россиядә 2025 елда автомобильләргә ихтыяҗ әлләни зур булыр, дип өметләнергә сәбәп юк, чөнки кредитлар буенча ставкалар еллык 25-30 проценттан артык булыр, дип фаразлана. Шуңа күрә кредитка машина алу күпләрнең мөмкинлегеннән килмәячәк.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, базар циклын анализлау машина сатып алу өчен уңайлы чорларны аерып күрсәтергә мөмкинлек бирә:

• март-апрель: дилерлар квартал планнарын үтәү өчен 7 процентка кадәр ташлама тәкъдим итәләр;

• июнь: алдагы елдан калган модельләрне сату (12 процентка кадәр ташлама);

• ноябрь-декабрь: җитештерүчеләрнең бонус программалары (бүләккә өстәмә җиһазлар).

Рисклы дип санала:

• гыйнвар-февраль: яңа ел җыемнары артканнан соң бәяләрнең артуы;

* июль-август: курс тирбәнешләре фонында бәя спекуляциясе.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх