Әсгать Дөбер-шатыр социаль челтәрдәге сәхифәсендә 23 яшьтә төшкән фотосын күрсәтте.

«Монда миңа 23 яшь. 1985 ел. Атлетик гимнастика буенча Татарстан һәм Казан чемпионатында җиңдем. Элек чемпионат кагыйдәләре башкача иде. Ярышлар 2 этапта уза, беренче көнне 3 төрдә көч сынашу (штанга белән чүгәләү, штанга күтәрү һәм яткан килеш штанга күтәрү), икенче көнне – күрсәтмә чыгышлар.
Судьялар 2 көн нәтиҗәләре буенча урын билгели», – дип язган җырчы.

«Дөбер-шатыр» төркеменең элеккеге җырчысы хәзер авторлык методикасы белән арка авыруларын дәвалау белән шөгыльләнә.

Фото: © Әсгать Дөбер-шатырның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Свежие комментарии