На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

«Кореяча» кәбестә салаты рецепты

Салат ясау өчен кирәк: 1,2 килограмм кәбестә, 1 кишер, 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе (яки 50 грамм 9 процентлы аш серкәсе), 6 тырнак сарымсак, 1-2 чәй кашыгы тарттырылган кориандр, 1 чәй кашыгы паприка, ярты чәй кашыгы кызыл борыч, ярты чәй кашыгы куркума, 3-4 чәй кашыгы шикәр комы, 80 грамм көнбагыш мае.

Кәбестәне якынча 3-4 сантиметр зурлыктагы шакмакларга турарга, аннары тоз һәм аш серкәсе белән бутап, 30 минутка шул килеш калдырырга.

Күпмедер вакыт үткәч, кәбестәгә вак угычта уылган сарымсак, рецептта күрсәтелгән күләмдә кориандр, паприка, кызыл борыч, куркума һәм шикәр комы салырга, яхшылап болгатырга. Соңыннан өстенә газ плитәсендә кайнарлатып алынган көнбагыш мае сибәргә.

Кәбестә салатын, банкаларга (700 граммлы ике банка чыга) тутырып, суыткычка куярга. Ул бер тәүлектән ашарга әзер була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх