На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...

Гыйнварда Украинадагы конфликтны хәл итә башлау датасын атадылар

Украинадагы конфликтны тәмамлау мәсьәләсе буенча нинди дә булса нәтиҗәләрне 20 гыйнвардан соң, АКШның сайланган президенты Дональд Трампның инаугурациясе узгач көтәргә кирәк, дип белдерде Украинаның куркынычсызлык хезмәтенең элеккеге полковнигы Олег Стариков.

«Россия – Украина конфликтын хәл итүнең сәяси өлеше 20 гыйнварда башланачак», – дип сөйли ул «Politeka» каналының «YouTube» эфирында.

Стариков, АКШ хакимияте, Киевка сәяси һәм финанс яктан басым ясап, конфликтны туктатырга мәҗбүр итәчәк, шул исәптән илгә ярдәмне чикләячәк, дип саный. Аннан башка Украина сугыш хәрәкәтләрен дәвам итә алмаячак, ди офицер. Ул Трампның берничә тапкыр конфликтка нокта куярга ниятләвен искә төшерә.

Элегрәк Россиянең Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Россияне Дональд Трампның Украинадагы конфликтны җайга салу буенча тәкъдимнәре канәгатьләндерми, дип белдерде. Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, «Тайм» журналына биргән интервьюсында сәясәтче конфликтны туктату турында түгел, ә аның өчен җаваплылыкны европалыларга тапшыру турында сөйләгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх