На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Төрки дәүләтләр уртак сүзлек төзи һәм уртак гимн яза – Төркиянең TRT каналы

Төрки дәүләтләр сәнгать өлкәсендәге уртак терминнардан сүзлек төзергә һәм уртак гимн язарга планлаштыра. Баштарак алфавитларны унификацияләү буенча эш башланган булган. Бу хакта «TRT на русском» Телеграм-каналы хәбәр итә.

Сүзлек проекты сәнгатьнең бар юнәлешләрен дә үз эченә ала, дигән Әнкараның Музыка һәм нәфис сәнгать университеты ректоры, Төрки дәүләтләр сәнгате университеты союзы рәисе, профессор Эрхан Озден.

Аның сүзләренчә, бу эшнең максаты – бөтен төрки илләрдә кулланыла торган терминнарны берләштерүче терминологик база булдыру.

Бу сүзлек энциклопедия булачак, анда сәнгатьнең төрле өлкәләреннән терминнар тәкъдим ителә, аларның төрки телләрдәге мәгънәсе күрсәтелә. Эрхан Озден сүзләренчә, бу – төрки халыкларның телләре һәм мәдәнияте бердәмлеген ныгытырга булышачак.

Озден шулай ук гомуми гимн язу турында да хәбәр итте. Гимн – төрки халыкларның гомуми кыйммәтләрен һәм тарихын чагылдырачак. Гимн барлык төрки халыкларга да аңлашыла торган телдә языла һәм бердәмлек символы була. Аның көе һәм сүзләре экспертлар комиссиясенең күмәк фикере нигезендә язылачак.

Сүзлекне төзү берничә елга сузылачак, ә гимн язу тизрәк төгәлләнер, дип көтелә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх