На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Кызының елавына ачуы килә һәм алып ташлый»: Яшь ананы сабыен үтерүдә гаеплиләр

Свердловск өлкәсендә үз баласын үтерүдә шикләнелгән 19 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, фаҗига 25 июньдә була: 1 айлык кызының елавына ачуы килгән хатын аны каты җиргә алып ташлый.

Бала башы белән бик каты бәрелә һәм үлә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, яшь ана качарга тырышкан. Аны башка торак пункттагы автовокзалда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган.

«Качыр алдыннан хатын иренә смс юллаган, анда ул ире белән саубуллашкан. Ире фаҗигадән соң беренче сәгатьләрдә шок хәлендә булган», – дип сөйләгән Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых.

Шикләнелүчене полициягә китергәннәр, шуннан соң сорау алу өчен тикшерүчеләргә тапшырганнар. Аңа «Кечкенә яшьтәге кешене үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх