Түбән Камада Вокзальная урамындагы йортларның берсендә 1 бүлмәле фатирда янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фатирның аш бүлмәсендәге җиһазлар һәм әйберләр яна.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр фатирда аңсыз хатын-кызны тапкан, аны алып чыкканнар һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасына тапшырганнар.
Кызганыч, 54 яшьлек хатын-кызны коткарып кала алмаганнар, һәм табиблар аның үлемен раслаган.
Янгынның ике төп версиясен карыйлар – тәмәке тартканда саксызлык һәм электротехник сәбәп.
Свежие комментарии