На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Өйдә тынычлык булсын нинди дога укырга?

Өйдә тынычлык булсын нинди дога укырга икәнен «Дин турында. Сезнең сорауларга җаваплар» телеграм-каналында чыкты.

Өй һәм гаилә һәр кеше өчен тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек ныгытмасы булырга тиеш.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең өммәтенә, ачуланышып, дәшмичә, сөйләшмичә 3 көннән дә артык йөрмәскә кушкан.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм бер хәдисендә: «Рөхсәт ителгән гамәлләрдән Аллаһы Тәгалә өчен иң яратмаганы — ул аерылышу», — дигән (Әбү Давыд, Ибне Мәҗә).

Коръәндә ир-хатын мөнәсәбәтләре хакында әйтелгәндә, «никах» сүзе кулланыла, туры әйткәндә «бер-берең белән килешү» дигәнне аңлата. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сезне кавыштырган икән, димәк, шулай кирәк булган. Гаиләгезне саклап калу өчен, үзегездән килгәннең барысын да эшләгез.

Ихлас күңел белән һәм изге ниятләр белән әлеге доганы укыгыз: «Аллаһуммә әллиф бәйнә кулюбинә, вә әсълих зәтә бәйнинә, вәһдинә субуләс-сәләми, вә нәҗҗинә минәз-зулүмәти илян-нур, вә җәнибнәл-фәвәхишә мәә зәхәра минһә вәмә бәтәнә».

«Йә Раббым! Безнең араларыбызны якынайт, мөнәсәбәтләребезне ныгыт. Барчабызны да тынычлык юлыннан алып бар, караңгылыктан яктылыкка чыгар. Безне ачык һәм яшерен начарлыклардын сакла».

 

Ссылка на первоисточник
наверх