На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Кредит түли алмый, баланы ятим калдырасы килми». Чүплектәге чемоданда малай мәете табыла

Прикамьеда баласын үтереп, чемонданга салып куйган хатынны үз акылында дип тапканнар. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Психолого-психиатрик экспертиза нәтиҗәсе буенча, 9 яшьлек улын үтерүдә шикләнелүче хатын үз акылында. Бала мәете чемоданда табылган.

«РИА Новости» чыганагы сүзләренчә, җинаять эшен тикшерү 2025 елның гыйнварында төгәлләнәчәк.

Быел июльдә бу хатын үзе баласын үтерүдә гаебен таныган.

12 июльдә сукбай ир-ат чүплектәге чемодан эчендә бала мәетен таба. Аның гәүдәсендә бик күп тапкыр пычак кадаган эзләр була. Малайның муенында буудан калган эзләр күренә.

Җинаятьтә шикләнеп, баланың анасы тоткарлыйлар. Ул баласын бурычлар аркасында үтерүен әйтә. Имеш, кредитлар түли алмый, шуңа күрә үз-үзенә кул салырга тели. Ләкин ул баласын ятим калдырмас өчен үтерүен сөйли, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх