На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Күгәрә башлаган ризык ашауның нинди куркынычы бар?

Сакчыл хуҗабикәләр еш кына бозылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ташламый: күгәргән һәм черегән өлешен кисеп аталар да калган өлешен ризык әзерләгәндә кулланалар. Бу — сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин булган зур хата, дип кисәтә фармаколог, Пирогов университетының фармация һәм медицина химиясе институты хезмәткәре Денис Борозденко.

Бу хакта «Российская газета» яза.

«Яшелчә һәм җиләк-җимештәге күгәрек кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч. Авыл хуҗалыгы культураларында күгәрекләр гадәттә Aspergillus, Fusarium һәм Penicillium гөмбәчекләре аркасында килеп чыга. Алар кешедә ашкайнату-эчәклек системасы бозылу, үпкә ялкынсыну, синуситлар китереп чыгарырга мөмкин», — дип аңлатты Денис Борозденко.

Аның әйтүенчә, бу — бронхиаль астма яки аллергия белән интегүче кешеләр өчен аеруча куркыныч.

«Яшелчә һәм җиләк-җимеш бозыла башлаган икән, күгәрек гөмбәчекләре инде бөтен өлешенә таралган булырга мөмкин. Моннан тыш, күгәргән продуктларда гөмбәчекләр (микотоксиннар) барлыкка китерә торган зарарлы матдәләр бар, алар да авыру чыганагы була ала», — ди эксперт.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх