На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Белоруссия БРИКСка керә, Лукашенко тагын бер срокка президент булырга җыена

Белоруссия БРИКСта партнер дәүләт булды. Бу хакта ил Президенты Александр Лукашенко әйтте.

«Без партнерлар булдык – бу әлеге клубка керер алдыннан мәҗбүри адым», – дип яза Лукашенко сүзләрен Белоруссиянең БЕЛТА агентлыгы.

Белоруссиянең гамәлдәге Президенты Александр Лукашенко 2025 елның гыйнварында президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген дә әйтте.

Бу хакта «Россия-1» телеканалы алып баручысы Ольга Скабаеева хәбәр итте.

  • Белоруссия Республикасы Президенты сайлаулар 2025 елның 26 гыйнварына билгеләнгән.

«Әйе, Оля, мин президент сайлауларына барам. Әгәр алар (халык – редакция искәрмәсе) мин барырга тиеш (сайлауларга – редакция искәрмәсе) дип хәл итә икән, мин барам... Әгәр халык башка кеше булырга тиеш дип хәл итсә, мин ихлас әйтәм – ризалашачакмын. Мин президент булып күпме эшлим инде.. Әгәр мине сайламасалар – үземнең беренче президент булганым белән канәгать булырмын», – дигән Лукашенко (РИА Новости цитатасы).

Белоруссия президентын сайлау 26 гыйнварга тәгаенләнде һәм Александр Лукашенконың белдерүе шул ук көнне булды. Александр Лукашенко хакимияттә 1994 елдан бирле. Хәзер аның алтынчы срогы азагына якынлаша. Соңгы сайлау 2020 елда узган иде, Лукашенко беренче турда 80 процент тавыш җыйды, илдә берничә ай протест акцияләре узды. 2024 елда Лукашенко тагын бер срокка барырга теләве турында белдерде. Август аенда ул илдә яңа президент булуга әзер торырга ияләшергә чакырган иде. Ул үзенең бу белдерүен «төрле хәл булырга мөмкин», дип аңлатты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх