Бүген Белоруссиядә президент сайлавы уза. Сәгать уникегә сайлаучыларның 56 проценты инде килгән дип игълан итте рәсми хакимият.
Президент Лукашенко сайлау участогына Умка кушаматлы шпиц токымлы эте белән килгән. Рәсми мәгълүмат чаралары тараткан видеода маэмайның урна янына килеп җитәрәк йомышын йомышлаганы күренә.
Телеграм-каналларда бу видео таралды, Умканы, шаяртып, «оппозиционер» дип атыйлар.Белоруссия өчен бу җиденче тапкыр президент сайлау. Ул иң беренче тапкыр 1994 елның 20 июлендә сайланган иде. Бу сайлауда биш кандидат катнаша.
2020 елгы сайлау зур протестлар тудырды. Урамнарга халык чыкты, әмма Лукашенко үз хакимиятен ныгытып урнаштырды. Ул бу сайлаудан соң андый хәл булмаячагын әйтте. Быелгы сайлау компаниясендә конкурентлар оппозиция вәкилләре түгел һәм сайлауда кем җиңәчәге билгеле, дип фаразлый барлык сәясәт белгечләре дә.
Лукашенко сайлау участогында берничә белдерү ясады:
— Европ Россия килешә икән, бу берләшмәгән каршы беркем дә тора алмый.
— Украина читендәге вәзгыять бик катлаулы.
— 2022 елда Россия белән Украина арасында килешү барлыкка килмәгәнгә Зеленский гаепле.
— Мин һәрвакыт бу сугышка каршы идем. Мин сугыш булмасын өчен барысын да эшләдем.
— Быел Украина конфликтының ниндидер чишелеше булачак, туннель азагындагы яктылык күренәчәк.
—
Свежие комментарии