На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Дилә Нигъмәтуллина хәмерсез мәҗлесләр артканга сөенә: «Хәзер барысы да «культур-мультур»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина эчемлексез мәҗлесләр популярлаша баруга сөенечен белдерә. Әлеге уй-фикерләре җырчыда Чаллыда никах туенда эшләгәннән соң туган. «Иҗат тормышымдагы беренче банкетлар искә төште.Соңгы вакытта туй мәҗлесләрен никах белән бергә кушып эшли башладылар. Бу, миңа калса, бик матур күренеш.

«Градуслы» эчемлексез чаралар күпкә матуррак һәм зәвыклырак уза. Алып баручының дәрәҗәсен вә профессиональлеген дә шуннан күреп була. Бер авыл тамадасы әйтмешли: «Исереп беткән кунаклар белән эш итүе җиңелрәк. Ә менә ап-аек кешеләр белән туйны күлле уздырып кара син». Чыннан да, тамадалар элегрәк кунакларны яхшы итеп эчертәләр иде, аннары гына мәҗлесне «кыздыра» башлыйлар иде. Аллага шөкер, ул заманалар бетте. Хәзер барысы да «культур-мультур». Безгә, җырчыларга да, берәр «салганы» килеп бәйләнмәсә ярый инде, дип борчыласы юк. Әмма һәр тәкъдимнең үз сатып алучысы бар, дигән кебек, андые да, бәлки, кемгәдер кирәктер… Тик безгә түгел.

Мәҗлесләрнең дәрәҗәсе һәм камиллеге дә бик үзгәрде. Эвент дөньясы елдан-ел купшы туйлар һәм чаралар оештыра. Монысы да бик сөендерә, әлбәттә. Ә сез ничек уйлыйсыз? Кирәкме икән шул тиклем акчалар түгәргә? Яисә, акчаң булса нишләп эшләмәскә, дисезме?» – дип сораган Дилә Нигъмәтуллина Телеграм-каналын укып баручылардан.

Әлбәттә кирәк, һәркемнең тормышында бер генә була торган мизгел, – дип, туйлар уздырырга өндәгән бер ханым. – 50 елдан артык туема, анда бер исерек кеше дә булмады. Әлбәттә, аракы эчтелэр. Менә мин бәләкәй чакта авылда туйда ярты авыл сугыша иде, тәнәфескә чыккач. Бервакыт әтинең энесенә 7 тапкыр пычак белән кадаганнар иде, «ашыгыч ярдәм» чакырдылар. Һәр чор үзенчә инде, – дип элекке вакытларны да искә алган ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх