Америка Кушма Штатларының Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче, «Ямьле» төркеменең элекке солисты, җырчы Гөлназ Батталова социаль челтәрдә кызы Эмма белән ял иткәнен видеога төшереп керткән.

– Һава суларга киттек әле. Чөнки минем түземлегем бетте. Эммага уйнарга да, ятып торырга да, ял итәргә дә, ашарга да… Гомумән, берни дә ошамый.
Хәзер мин [лимон кебек] сыгылган. Россиягә кайтуны түземсезлек белән көтәм, ул вакытта ял итә алыр идем, баланы әбиләренә тапшырып торыр идем, – ди баласын аскан Гөлназ.

Икенче видеода ул кызы белән паркта йөрүен күрсәтә:

– Эт ошыймы? «Гав-гав-гав». Чаллыда Буся көтә, аның белән уйнарсың! – ди Эммага әнисе.

Җырчы Гөлназ Батталова америкалы Алекска кияүгә чыгып, хәзер чит илдә яши. Узган елның октябрендә яшь гаиләнең кызлары туды, аңа Эмма дип исем куштылар.

Свежие комментарии