На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«15 ел бергә яшәдек!» – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар аерылышкан

Иҗади гаилә – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар аерылышкан. Бу хакта Ләйлә үзе социаль челтәрләрдә язды. Җырчы сүзләренә караганда, бу хәл шушы арада гына булмаган.

Күпләр бу хакта сизенде. Әмма бу постым белән үземнең барлык имеш-мимешләргә нокта куясым килә. Тормышта төрлесе була: күтәрелүләр дә, түбән төшүләр дә.

Бу теләсә кайсы өлкәгә кагыла!

15 ел бергә яшәдек! Барысын да нульдән башладык. Гастрольләр, меңләгән концертлар, җыр-хитлар, адымлап төзелгән карьера, иҗат, бизнес, йорт. Ике кызыбыз бар. Боларның барысы артында да зур ышаныч, бер-беребезгә терәк булу торды.

Барысы өчен дә рәхмәтлемен. Әлбәттә, минем өчен балаларым бар нәрсәдән дә кадерлерәк, әмма кайвакыт бу тормышта сайлау алдында каласың.

Безнең тарихка нокта куелды. Без Рөстәм белән аерылыштык.

Безнең икебез өчен дә хәзер тормышта яңа этап башлана. Ләкин, бернигә карамыйча, безгә алга барырга кирәк. Бу теманы алга таба да куертасым килми. Бу – безнең карар. Бер кешенең дә безне гаепләргә хакы юк. Бу – тормыш. Һәм анда һәр кеше үзе сценарист һәм режиссер, – дип язды Ләйлә социаль челтәрләрдә.

Гаиләдәге мөнәсәбәтләре турында Рөстәм Галиев «Интертат»ка да сөйләгән иде. Интервью белән биредә танышырга мөмкин:

  • Рөстәм Галиев: «Ләйләгә акча эшләргә куштым»

 

Ссылка на первоисточник
наверх