На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

«Купальник әзерләгез»: Майда аномаль эсселек көтелә

Татарстанда язның соңгы аенда гадәти булмаган эсселек көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге сайтындагы мәгълүматлардан күренә, дип яза https://kazanfirst.ru.

«Эссе һава торышы киләсе атнада булачак, купальниклар әзерләгез», – диелә бу хәбәрдә.

Якындагы көннәрдә безнең төбәк өчен гадәти һәм уңайлы һава торышы була.

23 май, җомга көнне, көндез һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак. Яңгырлар көтелми. Төнлә +3..+8 градус була.

24 май, шимбә көнне, атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар ява. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус, көндез +15..+20 градус була.

25 май, якшәмбе көнне, антициклон йогынтысында республикада зур яңгырлар фаразланмый. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +17..+22 градус була.

Киләсе эш атнасының беренче көнендә, 26 майда, инде шактый җылы булачак – синоптиклар +25 градуска кадәр температура вәгъдә итә.

Сишәмбе көнне термометр баганалары +28 градуска кадәр күтәрелер, дип көтелә. Бу чорда яңгыр яву ихтималы аз, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх