На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Күзгә төтен җибәреп» булмас – өйләнгән ир-атлар реестрын төзергә тәкъдим иттеләр

Россиядә өйләнгән ир-атлар реестрын төзергә тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән «Сорок сороков» үзәге чыгыш ясады, дип яза «Life» басмасы. Алар Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иткән. Хокук яклаучылар фикеренчә, мондый чара алданган ялгыз аналар санын киметергә ярдәм итәчәк.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 37 проценты хыянәт фактын таныган.

Шулай ук Росстат статистикасын карарга мөмкин. Аның буенча Россиядә аерылышуларның өчтән бере хыянәт аркасында килеп чыккан. Шуңа бәйле рәвештә инициаторлар потенциаль партнерның гаилә статусын тикшерү механизмын эшләүне мөһим дип саный.

Гаилә хәленең ачык булуы, партнерны алдап булмау факты кешеләрне мондый «афераларга» бармауга этәрәчәк. Шулай ук җитди мөнәсәбәтләр турында уйланучы кешеләргә мондый мәгълүматлар базасы танышларының намуслылыгына һәм ихласлыгына инанырга ярдәм итәчәк, дип саныйлар үзәктә.

Хатын-кызларны алдаучы ир-атларны дәүләт хезмәтләре аша тикшерергә тәкъдим иттеләр. Теркәлгән никахның булу-булмавын тикшерү өчен, ЗАГС бүлекләренә сорау җибәрү тәкъдим ителә.

Ссылка на первоисточник
наверх