На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Студентларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие 90 мең сумга кадәр арта

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең уртача күләме укучы хатын-кызлар өчен 90 мең сумга кадәр артачак. Дәүләт Думасы бу закон проектын беренче укылышта бертавыштан кабул итте, дип хәбәр итте Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов телеграм-каналында.

Бүгенге көндә студент һәм башка укучы хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр 140 көнлек больничный чорына стипендия күләмендә түләнә.

Стипендия күләме – 2 меңнән 5 мең сумга кадәр. Шулай итеп, пособие 9 меңнән 23 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Закон проекты буенча, пособиеләр түләү вәкаләтләре Россия Социаль фондына тапшырылачак. Түләү чыганагы итеп федераль бюджет акчалары билгеләнәчәк. Йөклелек һәм бала табу буенча пособиене көндезге бүлектә белем алучы укучы хатын-кызлар арасында алучыларның фаразланган саны – 13 500 кеше булырга мөмкин. Закон 2025 елның 1 сентябреннән (уку елы башыннан) гамәлгә керергә тиеш.

Бу чара күптән өлгергән иде. Яшь гаиләләрне, укучы әниләрне хуплау юнәлешендә карарлар кабул итүне дәвам итәчәкбез, дип яза депутат.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх