На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Үзеңне үзең мактамасаң...» – Үзен үзе мактаган өчен арбитрны эшеннән читләштергәннәр

Үзеңне мактамасаң, башка кеше мактамас. Арбитр Владислав Безбородов шушы кагыйдәне тормышка ашырган өчен каза күрде.

Арбитр Владислав Безбородовны 25 ел сезоны азагына кадәр казыйлыктан читләштергәннәр. Ул «мораль-этик нормаларны бозуда» гаепләнә, диелгән Россия футбол союзы тараткан мәгълүматта, дип яза «Матч.

ТВ».

Футбол союзы Безбородовны ни өчен читләштергәнен әйтмәгән. Әмма «Алё, рэф!» телеграм каналы «Безбородов авторлыгында» дип аталган скриншотлар чыгарды. Имеш, Безбородов үз аккаунтыннан башка арбитрлар турында начар сүзләр язган. Ул мөгаен телеграм-аккаунтына башка исем кушса, башкалар аны танымый дип уйлаган һәм өченче зат исеменнән «Владислав Безбородовны» мактаган, башка арбитларны кимсеткән, мәсәлән, арбитр Лапочкинны «Говнолапочкин» дип атаган. Безбородовны ул «казыйлык итә белгән бердәнбер кеше калды» дигән.

Безбородовка 51 яшь. Ул 2021-2022 ел сезонында Россиянең иң яхшы арбитры дип табылган. Әмма, күрәсең, мондый дан гына Безбородовка җитеп бетмәгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх