На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Узган төндә мунчада фаҗига: ике хатын-кыз бик нык пешкән

Башкортстанның Яңа Абзак авылында яшәүче 2 хатын-кыз бик нык пешкән, аларны Уфа хастаханәсенә китергәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген иртән 18 нче шәһәр хастаханәсенә 38 һәм 42 яшьлек ике хатын-кызны китергәннәр.

Бу турыда хәбәрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырганнар.

Ведомство белешмәсе буенча, бу хатыннарның тәненең 30-70 проценты 1, 2, 3 дәрәҗәдә пешкән.

Аларның башына, гәүдәсенә, кулларына һәм аякларына зыян килгән, ингаляцион травмалары бар, авыр дәрәҗәдә пешү шогы, диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, алар мунчада газ баллоны разгерметизациясе аркасында зыян күргән, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх