На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Печән өстендә биеп танылган Самат Азнабаев махсус операциягә киткән

Алты бала әтисе, моннан ун еллап элек «Танцор-диско» буларак танылган Самат Азнабаев үз теләге белән махсус операциягә киткән. Бу хакта «Уфа-новости» хәбәр итә.

Самат Азнабаев - Башкортстанның Зианчура районы Башкорт Үргене авылында яши. Аның печән чапкан вакытта бик шәп итеп биегән видеосы интернет киңлекләрендә таралып, Саматны «йолдыз» ясаган иде.

Биючене Мәскәүгә Андрей Малаховның «Пусть говорят» телетапшыруына да чакырдылар.

Самат Азнабаевка хәзер 52 яшь инде. Шуңа да карамастан, ул Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән махсус операциягә китәргә карар кылган.

Самат абый, биеп танылганнан соң берара югалып торган иде. Узган ел аның хәлләрен «Башкортстан» газетасы белеште. «Исәнголда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләп йөри. Һаман да дәртле, тик бу видеодагы биюен үзе дә кабатлый алмый», – дип сөйләде ул вакытта газетага аның Марат Хәлилов исемле танышы.

«Саматны җырчы Рөстәм Гыйззәтуллин үзе белән гастрольләргә дә чакырган булган. Тик Зиянчура биючесе, ризалашмыйча, тәкъдимнән баш тарта. Зиянчуралар аның яшь чактан оста биюен беләләр. Менә дигән эшче, биюче булуы белән беррәттән, Самат – күпбалалы гаилә башлыгы да. Ул хәзер 6 бала әтисе», – дип тә язды газета.

Ә быел социаль челтәрләрдә Самат абыйның тагын бер дәртле биюе тарала башлады.

Һәвәскәр биючегә яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх