На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Өч яшьлек кыз әтисенең пистолетыннан сеңлесенә аткан

Американың Канзас штатында 3 яшьлек кыз әтисенең пистолетыннан 1 яшьлек сеңлесен атып үтергән. Аларның 24 яшьлек әтиләре шунда ук полициягә шалтыраткан. Бу хакта «Mirror» басмасы хәбәр итә, дип яза «LIFE» сайты.

Гаилә башлыгы пистолетын каминга куйган, ә үзе йокы бүлмәсенә чыгып киткән, дип хәбәр ителә.

Бу вакытта кызлар коралны табып, аның белән уйный башлаганнар. Озакламый аткан тавыш ишетелгән. Пуля 1 яшьлек сабыйның маңгаена тигән. Ул шунда ук үлгән.

Бу вакытта әниләре өйдә булмый, аңа фаҗига турында полиция участогында гына әйтәләр. Хәзер гаилә башлыгы үтерүдә, балалар өчен куркыныч тудыруда һәм законсыз корал саклауда гаепләнә.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх