На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Элвин Грей 14 яшендә язган җырлар: «Сине хочу» һәм «Бирмәдең»

Җырчы Элвин Грей беренче җырын иҗат итүе турында социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде.

«Ә сез беренче җырымны 14 яшь булганда язганымны белә идегез?» – дип яза җырчы һәм тәүге язган җырлары турында сөйли.

«Күз алдыгызга китерегез: укучы малай дәресләр ятлыйсы, әзерлисе урынга – җырлар язып утыра.

Өстәвенә, мәктәп яки математика темасына түгел, ә мәхәббәт хакында.

«Беренче җырым «Сине хочу» дип аталды, рус теленә тәрҗемә иткәндә «Тебя хочу». Монда инде барысы да билгеле – яшүсмер, гормоннар һәм беренче мәхәббәт. Ә икенче җырым «Бирмәдең»(«Не дала») булды. Менә шундый уйлар булган 14 яшемдә!» – ди җырчы.

Аннары артист «ярый, мин шаян гына түгел, җитди җырлар да язам, эчкерсез эчтәлектә» дигән дә, үзенең яшүсмер чагындагы фотолары белән видео урнаштырган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх