Россиянең атказанган артисты Светлана Светличная вафат булган, дип хәбәр итә кино тәнкыйтьчесе Сусанна Альперина. Аңа 84 яшь булган.
Альперина аны «СССРның беренче чибәре» дип язган. «Тормыштан китте – кызганыч, без моны көткән идек. Яңалыкларны күзәтеп бардык. Күпләр… Әмма һәр тамашачының күңелендә ул мәңге калыр», – дигән тәнкыйтьче.
Май аенда SHOT Светлана Светличнаяның ашыгыч рәвештә хастаханәгә салынуын язды. Аңа инфаркт булган. «Бриллиантовая рука» йолдызы соңгы арада озак вакытлар булган психиатрик хастаханәдән башка хастахнәгә күчерелде – аның үпкәләрендә чир, бөерләрендә инфекция табылган. Актриса озак вакытлар дәваланачак», – дип хәбәр итте канал.
Август аенда Светличнаяның хәле терелтеп булмаслык дип табылган һәм аны хәлен җиңеләйтү курсы белән дәвалаганнар. Килене әйтүенчә, Светличнаяда деменция башланган булган. Соңгы араларда аның хәле авырайган, аны веналар аша ашатканнар.
Светлана Светличная «Семнадцать мгновений весны», «Место встречи изменить нельзя», «Стряпуха», «Герой нашего времени», «Застава Ильича», «Богиня: Как я полюбила» фильмнарында уйнаган актриса. Элекке СССР дәүләтләрендә аны «Бриллиантовая рука» фильмындагы блондинка роле белән күбрәк беләләр.
Свежие комментарии